news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай шәһәре балалар бакчасында яшь журналистлар тәрбиялиләр

«Тамчыкай» балалар бакчасында икенче елын балалар телевидениесе уңышлы эшләп килә.

Азнакай шәһәре балалар бакчасында яшь журналистлар тәрбиялиләр
"Маяк"

(Азнакай, 28 июль, «Татар-информ», «Маяк»). Азнакай шәһәренең «Тамчыкай» 19нчы балалар бакчасында икенче елын балалар телевидениесе уңышлы эшләп килә. Музыка залында махсус почмакта урнашкан медиа-студияне өлкән тәрбияче Рәмилә Салихова җитәкли.

Безнең бу проект балаларга телевидение дөньясын, әлеге һөнәр үзенчәлекләрен танып-белергә ярдәм итә. Сюжетлар төшергәндә булачак журналистлар фикерләрен-тәкъдимнәрен белдерә. Телестудия җитәкчесе белән бергә тематика һәм чыгарылышның сценариен уйлап табалар, респондетларны сайлыйлар, әңгәмә өчен сораулар әзерлиләр.

Яңалыклар балалар бакчасы тормышыннан алына, шулай ук борчыган темалар да яктыртыла. Барлык вакыйгаларны нәни корреспондентлар сөйли. Яңалыклар тапшыруы татар һәм рус телләрендә бара.

«Тамчыкай» медиа-студиясе кыска метражлы фильмы белән «Милли мультFest» республика балалар кинофестивелендә «Фольклор» номинациясендә дипломга ия булды, ә Илназ Дәүләтгәрәев (7 яшь) конкурсның финалын алып баруда катнашты һәм «Иң мөлаем алып баручы» дипломы белән бүләкләнде.

«Телевизион иҗат учреждениебезнең эшен ачык һәм мавыктыргыч итә. Быел безнең медиа-студия „Мәктәпкәчә белем бирүнең сигез энҗесе — 2021“ федераль фәнни-иҗтимагый конкурсында катнаша», — диде балалар бакчасы мөдире Светлана Челышева.

,


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100