Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр вәгъдә итә

Казанда җилнең тизлеге 15 — 20 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Төнлә 29 июльдә Татарстан һәм Казан территориясендә яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 17-22 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстаның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Казанда җилнең тизлеге 15 — 20 м/с ка кадәр җитүе ихтимал.