Әгерҗе егетләре һәм кызлары беренче разрядлы чаңгычылар булуын раслады

Спорт мәктәбе тренерлары Эдуард Михайлов һәм Евгений Яркеев кулы астында шөгыльләнүче бер төркем чаңгычыларга беренче спорт разряды бирелде.

(Әгерҗе, 28 июль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы карары белән 2016-2017 елгы спорт сезоны нәтиҗәләре буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Эдуард Михайлов һәм Евгений Яркеев кулы астында шөгыльләнүче бер төркем чаңгычыларга беренче спорт разряды бирелде, дип хәбәр итә Татарстанның Әгерҗе районы газетасы. 

Менә алар оста чаңгычы егет-кызларыбыз: Күләгәштән Линда Бочкарева, Альбина Иванова, Александр Изергин. Күләгәштән – Кристина Николаева, Максим Бочкарев, Бимадан – Полина Самуткина, Богдан Павлов, Роман Альматов беренче разрядны янә бер кат расладылар. Фигуралы шуу белән шөгыльләнүче Илья Ильинны да (тренеры – Александр Карнизов) беренче разряд алуы белән котлыйбыз, дип яза район басмасы.