Татарстанда җитди авырулары булган кешеләрне дәвалау чыгымнары арта

Быелның икенче кварталында кирәкле дарулар белән тәэмин итү федераль программасы буенча 523 кеше зур суммага бушлай дарулар алган

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Быелның икенче кварталында кирәкле дарулар белән тәэмин итү федераль программасы буенча 523 кеше зур суммага бушлай дарулар алган. Аерым алганда, 50 меңнән алып 100 мең сумга дарулар белән – 362, 100 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр 161 пациент тәэмин ителгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 1,3-1,6 тапкырга күбрәк.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында узган киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева ассызыклап үткәнчә, авыруны алдан ачыклау, дәвалауда инновацион ысулларны куллану, югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү, кыйбатлы дарулар ярдәмендә дәвалау җитди авырулары булган кешеләрнең гомер озынлыгын арттырырга мөмкинлек биргән. Бу, үз чиратында, программада калган кешеләр өчен дарулар белән тәэмин итү чыгымнарын күтәргән.
«2008 ел белән чагыштырганда, узган ел онкологик авыруларны дәвалау чыгымнары – 60, психик авыруларны- 70, шикәр авыруын - 25, бронхиаль астма авыруын - 80, озак дәвамлы бөер авыруын, шул исәптән гемодиализ ысулын куллану чыгымнары 60 процентка арткан”, - диде ул.