Югары Ослан районы җирлегендә Иннополис бистәсе төзелү законнарга үзгәрешләр кертүне таләп итә

Иннополис атамасы Югары Ослан районы җирлегендә оештырылган бистәгә РФ Хөкүмәтенең “Татарстан Республикасында географик объектка исем бирү турында” карары нигезендә бирелде

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Югары Ослан муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын беренче һәм өченче укылышта тулаем кабул итте.

ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов, әлеге закон проектын тәкъдим итеп, аның ТР Югары Ослан Введенский Бистәсе авыл җирлеге территориясендә яңа торак пункт – Иннополис оештырылу сәбәпле эшләнүе турында хәбәр итте.

Билгеле булганча, әлеге торак пункт ТР Дәүләт Советының 2012 елның 24 декабрендә кабул ителгән карары нигезендә төзелә.

Иннополис атамасы Югары Ослан районы җирлегендә оештырылган бистәгә РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 30 апрелендә дөнья күргән “Татарстан Республикасында географик объектка исем бирү турында” карары нигезендә бирелде.

Шулай итеп, Иннополис бистәсенең Введенский Бистәсе авыл җирлеге составына кертелүе “Югары Ослан муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертүне таләп итә. Закон проектында ул чагылыш тапкан да.

Закон проекты белән шулай ук ТР Законына беренче кушымта рәвешендә килүче ТР Югары Ослан муниципаль районы карта-схемасын яңа редакциядә бәян итү күз алдында тотыла.