Татарстанда күп балалы гаиләләргә 18 мең 51 җир кишәрлеге бирелгән

Бу -исемлеккә кертелгәннәрнең 84 проценттан артыграк өлеше

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”). 26 июньгә булган мәгълүматларга караганда, республикада түләүсез җир кишәрлекләре алуга дәгъва итүчеләр исемлегендә 21466 күп балалы гаилә исәпләнә. Шуларның 4261 е – Казаннан, 2588 е- Чаллыдан.
ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Казан белән Чаллыны да исәпкә алып, барлыгы 22 795 участок кадастр хисабына куелган. Республиканың барлык муниципаль районнарында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә хәзергә өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә 18 мең 51 җир кишәрлеге бирелгән. Бу исемлеккә кертелгәннәрнең 84 проценттан артыграк өлеше.