Әлмәт табиблары Универсиадага озатылган

Әлмәтнең әйдәп баручы дәвалау-профилактик учреждениеләреннән 35 кеше, алардан 23 табиб, 6 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы бүгеннән үк җаваплы командировкага юл тота

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”). Бөтендөнья җәйге Универсиада башланырга санаулы көннәр калып бара. Билгеле, бер генә спорт ярышы да медицина хезмәткәрләреннән башка узмый. Өч атна дәвамында Казанда Татарстан районнарыннан 1500 дән артык медицина хезмәткәре, 70 кә якын ашыгыч медицина ярдәме бригадасы, 300 ләп табиб эшләячәк. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Әлмәт муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин, шәһәрнең неврологлары, хирурглары, терапевтлары, травматологлары, дәвалау физкультурасы табиблары белән очрашкан. “Сезнең бурыч – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгын һәм Әлмәт районын югары дәрәҗәдә күрсәтү”, - дип белдергән ул.
Әлмәтнең әйдәп баручы дәвалау-профилактик учреждениеләреннән 35 кеше, алардан 23 табиб, 6 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы бүгеннән үк җаваплы командировкага юл тота.
Казанда узачак Универсиадага әзерлек бик җитди барган. Читкә чыгып оештырылган махсус курсларда спорт медицинасы, травматология, эпидемиология, йогышлы авырулар, хирургия операцияләре һәм кичектергесез ярдәм күнекмәләре кабатланылган.