Арча районының Корайван авылына тарихи исеме кире кайта

РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 6 мартында дөнья күргән “Татарстан Республикасында географик объектка исем бирү турында” карары нигезендә Кер-Хайван авылы исеме Корайван дип үзгәртелде

(Казан, 28 июнь “Татар-информ”, Римма Гатина). Арча районының Корайван авылына тарихи исеме кире кайта. Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 42 нче утырышында каралган һәм тулаем кабул ителгән “Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты шуны күз алдында тота. Әлеге закон проектын әзерләү дә ТР Арча муниципаль районы Урта Курса авыл җирлеге территориясендә урнашкан Кер-Хайван авылы атамасын Корайван дип үзгәртүгә бәйле.

Арча районы Кер-Хайван авылының исемен үзгәртү хакындагы мәсьәлә беренче тапкыр 2012 елның 26 апрелендә ТР Дәүләт Советы утырышында каралган иде. Шул ук утырышта парламент тарафыннан кабул ителгән “ТР Арча районы Кер-Хайван авылы исемен үзгәртү турында” карары нигезендә Кер-Хайван авылы исемен Корайван дип үзгәртү хупланды.

РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 6 мартында дөнья күргән “Татарстан Республикасында географик объектка исем бирү турында” карары нигезендә Кер-Хайван авылы исеме Корайван дип үзгәртелде.

Бүген кабул ителгән закон проекты белән, ТР Арча муниципаль районы Урта Курса авыл җирлеге торак пунктлары исемлегенә үзгәрешләр кертү карала. Ул “Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” ТР Законынының 3 статьясындагы унынчы абзацында Кер-Хайван авылы исемен Корайван дип үзгәртү юлы белән башкарыла.

Арча районының Урта Курса авыл хуҗалыгы җирлегенә караган әлеге авыл Арча тимер юл станициясеннән 14,5 км ераклыкта урнашкан. Авылның үз фельдшер-акушерлык пункты, башлангыч мәктәбе, балалар бакчасы, клубы һәм кибете бар.

Тарихка күз салсак, аңа көчләп чукындыру заманында Айван авылы халкының яңа җиргә килеп урнашуы нәтиҗәсендә нигез салынган. Биредә сусызлык проблемасы булганга, аны Коры Айван дип йөрткәннәр, авылның исеме шулай итеп Корайван булып киткән. Әмма ТР администртив-территориаль бүленеше турындагы 1992 елгы белешмәлектә, “Арча районы муниципаль берәмлегенең статусы һәм территорияләренең чиген билгеләү турындагы” 2005 елда кабул ителгән ТР законы нигезендә, авыл исеме Кер-Хайван дип күрсәтелгән.