Татарстанда температура бераз төшә

Урыны белән яшенле яңгыр көтелә
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, республиканың көнчыгыш районнарында яшенле яңгыр көтелә, башка районнарда явымсыз диярлек.
Казанда көндез температура 28-30 градус җылы, ә Татарстан буенча температура 28-35 градус тәшкил итәчәк.
30 июньгә каршы төндә республикада аяз, явым-төшемсез диярлек, 12-17 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.