Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге мактаулы исемгә лаек була

Быел Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге “Елның иң яхшы компаниясе” еллык халыкара премиясе лауреаты дипломына ия була
(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”). Быел Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге “Елның иң яхшы компаниясе” еллык халыкара премиясе лауреаты дипломына ия була.
Быелның маенда Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенә “Социаль җаваплы оешма” мактаулы исемен бирү турындагы таныклык һәм эшмәкәрлекне үстерүгә булышлык күрсәтүче Фондның әгъзасы шаһәдәтнамәсе тапшырыла, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Тарихтан билгеле булганча, 1920 елда Татар Сәламәтлек саклау халык комиссариаты каршында комиссариат хезмәткәрләре өчен китапханә төзелә. 1921 елда аның нигезендә Үзәк медицина китапханәсе булдырыла. Анда Травматология институты һәм танылган профессор Лурий бүләк иткән 450 китап сакланган була. 1945 елда китапханә Республика фәнни медицина китапханәсе итеп үзгәртелә. 1990 елның ноябрендә өлкә үзәкләштерелгән китапханә системасы булдырыла. Әлеге системага Республика фәнни медицина китапханәсе һәм аның медицина учреждениеләре, уку йортлары каршындагы филиаллары керә. 1992 елда исә үзәк китапханә системасы Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенә үгәртеп корыла. Аның составына Республика фәнни медицина китапханәсе һәм филиаллары, Республика фәнни-медицина мәгълүматы бүлеге, Республика норматив документлар бүлеге, “Медицина” һәм “Медицинская книга” нәшриятлары керә. Бүгенге көндә үзәк һәм аның 47 бүлеге 50 мең укучыга хезмәт күрсәтә. Анда илебездә һәм чит илләрдә чыккан 650 мең басма саклана.