Кама Тамагында ТР экология куркынычсызлыгы буенча Ведомствоара комиссия утырышы булып узды

Комиссия утырышында Апас, Кама Тамагы, Буа, Тәтеш, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарындагы экологик торышка бәя бирелде
(Кама Тамагы, 28 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Татарстан Республикасының экология куркынычсызлыгы, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлеге буенча Ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы Кама Тамагы районында үтте. Утырышка ТР экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов рәислек итте. Бу юлы комиссия әгъзалары Апас, Кама Тамагы, Буа, Тәтеш, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарындагы экологик торышны тикшерделәр.
Районнардагы экологик хәл белән министр урынбасары Андрей Калайда таныштырып үтте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе күзәтчелегендә булган әлеге регионның экологик хәле бик үк мактанырлык түгел. Елына сулар һавага 2,064 мең тонна пычрак матдә бүленеп чыга. Автотранспорт чараларыннан кергән өлеш тә аз түгел - 13,511 мең тонна. Елга-күлләргә чыгарылган җыентык сулар күләме елына 3,725 миллион куб метрга чаклы җитә.
Утырыш барышында министр Әгъләм Садретдинов Апас, Чүпрәле, Тәтеш муниципаль районнарын тәнкыйть утына тотты. Апастагы җыентык суларны биологик чистарту корылмалары бик начар эшли икән. Тәүлегенә 0,3 мең куб метр пычрак суны чистартырга тиешле корылмалардан фактта 0,110 мең куб метр җыентык су гына үтә. Әле анысының да чистартылу дәрәҗәсе бик түбән дәрәҗәдә, нефть продуктлары буенча ул нибары 25 процент чамасы гына тәшкил итә.
Чүпрәледә шулай ук хәлләр мактанырлык түгел. Тәүлегенә 0,2 мең куб метр җыентык суны эшкәртергә тиешле чистарткыч корылмалары аша хәзерге вакытта 0,041 мең куб метр су “чистара”. Нәтиҗәлелек шулай ук түбән, нибары - 21 процент.
- Суны биологик чистарту корылмаларындагы начар эшчәнлек иң беренче чиратта оештыру эшләренә бәйле, - ди Андрей Калайда. - Биредә башкарылырга тиешле профилактик эшләр үз вакытында башкарылмый. Эшләүче персоналның тиешле белеме юк. Югыйсә, бу җитешсезлекләрне бетерү өчен әллә ничаклы акча да кирәк түгел, - ди министр урынбасары.
Тәтештә исә Әгъләм Садретдинов полигон эшчәнлегеннән канәгать булмавын искәртеп узды.
Утырышта халыкны эчәр су белән тәэмин итү, җир карьерларыннан рөхсәтсез файдалану, лицензиясез эшләү кебек проблемаларга да тукталдылар. Мисал өчен, Чүпрәледә хәзерге вакытта 4 су суырту скважинасы бар, аларның барысы да лицензиясез эш башкара. Министрлык һәм җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсе белгечләре белән берлектә җир асты байлыкларыннан файдаланылучы 3 мәйдан барлыгы ачыкланган, аларда эш итү өчен шулай ук лицензия документларын рәсмиләштерергә кирәк.
Кайбыч районында 96 скважина бар. Аларның 24е шулай ук лицензияләштерелмәгән. Һәрхәлдә тиешле материаллар графигы тәкъдим ителмәгән һәм расланмаган.
Җитешсезлекләре ачыкланган районнарга проблемаларны тиз арада хәл итү бурычы йөкләнде.