II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммиты кысаларында күргәзмә эшли

Анда Татарстанның экологиягә зыян салмый торган сәнәгать мөмкинлекләре һ.б. тәкъдим ителә
(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында уза торган II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммиты кысаларында күргәзмә эшли.

“Пирамида” фойесында саммитта катнашучылар игътибарына ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсе “Исламның рухи кыйммәтләре” ТР Милли архивы документлар экспозициясен тәкъдим итә. Янәшәдә генә ТРның “Химград” технополисы генераль планы, агач калдык-постыкларыннан биоягулык ясый торган тиз пролиз җайланмасы, суны аз күләмдә куллана торган цементлар һәм суперплафикатор җитештерү заводлары макетлары урнашкан һәм ислам илләре кунаклары аларның җитештерү мөмкинлекләре белән таныштырыла. Сапропель – Татарстанның төче сулыклары төбендә күп еллар дәвамында утырып җыелган ләмне чиста ком белән 3/1 өлеш исәбеннән кушып бер атнада 8 см буйга күтәрелгән солы һ.б. культуралар үстереп булуы әлеге экологик яктан саф органик-минераль матдәнең (аның составында азот, фосфор, калий, күмер кислотасы тозлары бар) нәтиҗәлелеге, үсемлекләр өчен туклыклылыгы күрсәтелә. Шунда ук Ульяновскиның Идел аръягы сәнәгать һәм порт зоналары куәте һ.б. белән дә танышырга була.

Күргәзмә исә иртәгә дә эшли.