Бүген “KAZANHALAL 2010” халыкара күргәзмә-ярминкәсе үз эшен тәмамлады

Россиядә беренче тапкыр оештырылган күргәзмәне меңләгән казанлы һәм башкала кунаклары карады

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда 26 июньдә ачылган “KAZANHALAL 2010” халыкара күргәзмә-ярминкәсе бүген үз эшен тәмамлады. Россиядә беренче тапкыр оештырылган күргәзмәне меңләгән казанлы һәм башкала кунаклары карады.
Ике көнлек күргәзмә-ярминкә Ислам бизнесы һәм финанслары икенче халыкара саммиты кысаларында “Хәләл – яшәү рәвеше” дигән шигарь белән узды.
Аны оештыруда коммерцияле булмаган Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше фонды, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Мөселманнары диния нәзарәте карамагындагы “Хәләл” комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты катнашты. Билгеле булганча, ТР Мөселманнары диния нәзарәте карамагындагы “Хәләл” комитеты һәм республиканың “Тест-Татарстан” методик үзәге узган елда федераль дәрәҗәдә “Хәләл” системасын теркәде.
Әлеге күргәзмә-ярминкә Россиядә һәм БДБ илләрендә хәләл секторын үстерү, Россия һәм Бердәмлек җитештерүчеләрен дөньякүләм Хәләл индустриясенә кертүне максат итеп куйган иде. Күргәзмә-ярминкәдә “Ит һәм сөт җитештерү”, “Икмәк ризыклары пешерү”, “Әзер продуктлар, ярымфабрикатлар”, “Җәмәгать туклануы (рестораннар, кафелар)”, “Туризм, косметика, фармацевтика”, “Архитектура, төзелеш оешмалары”, “Кием, текстиль, аксессуарлар”, “Нәшрият”, “Мәгариф” һәм “Ингредиентлар” юнәлешләре буенча оештырылды.
Аерым алганда, ярминкәдә шәригать кануннарына туры килә торган товарларны һәм хезмәтләрне Татарстан, Башкортостан, Мари Эл Республикалары, Чиләбе, Самара, Түбән Новгород, Пенза, Мәскәү өлкәсе, Пермь крае җитештерүчеләре тәкъдим итте.
Әлеге чарада катнашу Россия һәм чит илләрнең хәләл товарлар һәм хезмәтләр тәкъдим итүчеләре белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга, үз бизнесыңа инвесторлар, дистрибьюторлар һәм зур ритейлерларны җәлеп итәргә, Россия һәм чит илләрдә компанияңне тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Җыенда хәләл индустриясендәге чит ил экспертлары катнашу Россиядәге хәләл индустриясенә кагылышлы сорауларга җавап табарга, тәҗрибә уртаклашырга һәм үсеш юлларын табарга булышачак дип көтелә.
“KAZANHALAL 2010” халыкара күргәзмә-ярминкәсен оештыручыларның берсе Азат Вильданов хәбәр иткәнчә, әлеге чара кысаларында Россия “Хәләл” комитетлары ассоциациясен, Россия “Хәләл” җитештерүчеләре берлеген, Россия Хәләл арадашчылар (третейский) судын төзү турында протоколлар имзаланды. Әлеге күргәзмәдә катнашучылар арасында да килешүләр төзелгән.