Узган атнада 10 татарстанлы агуланып үлгән

Токсикология мониторингы мәгълүматларына караганда, узган җиде көндә 76 татарстанлы химик матдәләр белән агуланган
(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”). Токсикология мониторингы мәгълүматларына караганда, узган җиде көндә 76 татарстанлы химик матдәләр, шул исәптән, 34е – алкоголь, 3се – наркотик препаратлар, 26сы дарулар белән агуланган, дип хәбәр итә кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татартандагы идарәсе матбугат хезмәте.
Химик этиология белән агуланудан зыян күрүчеләр арасында 54 ир-ат, 22 хатын-кыз, шул исәптән 9 бала һәм яшүсмер бар. Агулануларның 10 очрагы (шул исәптән, 4се – алкоголь, берсе наркотик препаратлар куллану нәтиҗәсендә) үлем белән тәмамланган. Агулануга китергән матдәләр 21 очракта – даруханәләрдә, 13 очракта – кибетләрдә, 1 очракта санкцияләнмәгән сәүдә итү урыннарында сатып алынган.