Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 22 яңа очрагы ачыкланган

2008 елның 20-26 июнь көннәрендә Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 22 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”). 2008 елның 20-26 июнь көннәрендә Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 22 яңа очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татартандагы идарәсе матбугат хезмәте.
Шул исәптән, Казанда ВИЧ-инфекциянең – 5, Чаллыда – 3, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында – 3әр, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә районнарында – берәр, җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы Баш идарәсе учреждениеләрендә 4 очрагы ачыкланган.