^Япония галиме 2005 елның халыкара Арбузов премиясенә ия булуын үз эшен дәвам итү өчен зур стимул дип саный

^Япония галиме 2005 елның халыкара Арбузов премиясенә ия булуын үз эшен дәвам итү өчен зур стимул дип саный

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ", Игорь Черепанов). Тохоку шәһәре (Япония) университеты профессоры Масааки Йошифуджи 2005 елның халыкара Арбузов премиясенә ия булуын үз эшен дәвам итү өчен зур стимул дип саный. Бу турыда ул бүген фосфор химиясе буенча ХIV халыкара конференциясендә значок һәм лауреат дипломы тапшырылгач әйтте.

Галим сүзләренчә, ул үзенең ачышын - фосфор атомнары арасында икеләтә бәйләнеш булуны чирек гасыр элек ачкан. "Мин бу өлкәдә эшләүне дәвам итәм һәм фосфорның специфик бәйләнешләрен куллану юлын табарга өметләнәм", - дип ассызыклады галим.