Татарстанның Фәннәр Академиясе президенты Мансур Хәсәновка - 75 яшь

Татарстанның Фәннәр Академиясе президенты Мансур Хәсәновка - 75 яшь

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе президенты, филология фәннәре докторы Мансур Хәсәновка 75 яшь тулды. Бүген "Казан" милли-мәдәни үзәгендә юбилярны коллегалары котлаячак.

Бу көннәрдә академикка "Россия халкы мирасына өлеш керткән өчен" алтын медале, "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены тапшырылган иде. Мансур Хәсәновка бирелгән истәлекле бүләкләр арасында танылган рәссам-каллиграф Нәҗип Наккаш тарафыннан гарәпләрнең бормалы язуы белән ясалган тугра (шәхси герб) та бар. Юбиляр адресына котлау телеграммалары илнең бөтен почмагыннан килә, дип хәбәр итә ТР Фәннәр Академиясенең матбугат үзәге.