Татарстан Милли музее “Россия халыклары мирасына керткән өлеше өчен” алтын медале белән бүләкләнде

Татарстан Милли музее “Россия халыклары мирасына керткән өлеше өчен” алтын медале белән бүләкләнде

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Казанда җирле хакимиятләр Саммиты кысаларында Россиянең тарихи шәһәрләре һәм төбәкләренең VI конгрессы үтте. Конгресста Татарстан Республикасының төбәк мәдәнияте һәм тарихына зур өлеш керткән бер төркем оешмаларга һәм аерым шәхесләргә Россиянең тарихи шәһәрләре һәм төбәкләре берлеге тарафыннан бүләкләр тапшырылды.

“Россия халыклары мирасына керткән өлеше өчен” дип аталган алтын медаль белән традицион технологияләрне, һөнәр һәм кәсепчелекне саклап калучы һәм үстерүче осталар, Россия шәһәрләре һәм төбәкләренең тарихи-мәдәни һәм табигый мирасын саклап калуга һәм пропагандалауга реаль өлеш керткән һәм мирас итеп сакланган объектларга матди һәм финанс ярдәме күрсәткән сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре, предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар һәм меценатлар бүләкләнде. Алтын медальләрне Казан мэры Камил Исхаков тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның хезмәткәрләреннән ТРсы милли музее генераль директорының фән буенча беренче урынбасары Г.Нәҗипова, тарихи реконструкцияләү бүлеге мөдире В.Хабаров һәм фондлар бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре О.Гасимов бар иде.

“Россия халыклары мирасына керткән өлеше өчен” алтын медаленә Болгар һәм Алабуга музей-тыюлыклары да лаек булды.