Түбән Новгород җирендә узачак Федераль Сабан туена соңгы әзерлекләр бара

Түбән Новгород җирендә узачак Федераль Сабан туена соңгы әзерлекләр бара

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Түбән Новгородта Федераль Сабан туен үткәрү буенча төзелгән комиссиянең чираттагы утырышы булды. Бу юлы утырыш киңәйтелгән составта үтте һәм анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан, өлкә милли-мәдәни мохтәриятеннән вәкилләр, шәһәр һәм өлкә мәдәният департаменты, Горький тимер юлы идарәсе, шәһәрнең 1 Май исемле мәдәният һәм ял паркы һәм “Локомотив” стадионы җитәкчеләре катнашты. Анда сүз Федераль Сабан туе үтәсе урыннарда әзерлек эшләренең барышы, кунаклар кабул итү, меңләгән халыкның куркынычсызлыгын саклау кебек конкрет мәсьәләләр турында барды, дип белдерде оештыру комиссиясе әгъзасы һәм Түбән Новгородның “Туган як” милли-мәдәни үзәге рәисе Марат Юнисов.

Сабан туена Татарстаннан да артистлар һәм көрәшчеләр командасы барачак. Әлбәттә, анда Мәскәүдән һәм шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән дә спортчылар катнашачак. Судьялар коллегиясен танылган спорт остасы Зәки Велемеев җитәкләячәк. Призларга да бик дәрәҗәле берничә автомобиль әзерләнгән.

Түбән Новгород җирендәге Федераль Сабан туе, нигездә, җирле татар эшмәкәрләре ярдәме белән үтәчәк.