Су буенда ял итү фаҗига белән тәмамланган

Су буенда ял итү фаҗига белән тәмамланган

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Кичә Татарстанның Чаллы шәһәреннән 23 яшьлек кыз коену өчен җиһазланмаган урында батып үлгән. Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига дүртенче яртыда Мәләкәс елгасында була. Әлеге кыз үзенең икетуган сеңлесе белән елга буена ял итәргә килә. Кызлар кояшта кызыналар, исерткеч эчемлекләр эчәләр, аннан соң аларның берсе су коенырга була. Бераз йөзеп барганнан соң, ул бата башлый. Аның туганы пультына чылтырата. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары килеп җиткәнче, кыз суга бата. Суга батучының гәүдәсе судан чыгарыла һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырыла.