Барлык тотылган балыкны ятим балаларга бирергә планлаштыралар

Барлык тотылган балыкны ятим балаларга бирергә планлаштыралар

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Казанда 1-2 июль көннәрендә Балаларны яклау көненә багышланган су асты сунарчылыгы буенча республика ярышлары үтәчәк. Ярышта катнашучылар барлык тотылган балыкны Казанның балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына һәм балалар йортына бирергә ниятли.

Ярышлар Горький паркы районында Казансу елгасы ярында үтәчәк. Аларда Татарстанның төрле районнарыннан 30дан артык су асты сунарын яратучылар, шулай ук Марий Эл кунаклары катнашачак. Спортчылар һәр көн алтышар сәгать су астында булачак. Бу вакытта аларга теләктәшлек итүчеләр су мотоциклларында йөзә алачак, алар өчен урамда сәүдә оештырылачак. ТРның су астында йөзү буенча федерациясе, “скат” кибете теләктәшлегендә эшләп килүче “Өч үлчәнеш” (“Три измерения”) су астында йөзү клубы ярышларны оештыру буларак чыгыш ясый.