Америка Кушма Штатлары Илчесе Казанда балалар лингвистика лагере ачты

Америка Кушма Штатлары Илчесе Казанда балалар лингвистика лагере ачты

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген Казан янындагы “Елга аръягы” балалар сәламәтләндерү комплексында аз тәэмин ителә торган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен җәйге англо-америка лингвистик лагеры ачылды. Әлеге тантанада Америка Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Вершбоу, ТР мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов катнашты. Бу очраклы хәл түгел, әлеге проект - Татар-Америка региональ институты (ТАРИ) һәм аның халыкара партнерлары – Америка Кушма Штатларының РФдәге Илчелеге һәм Америка Кушма Штатларының мәгариф буенча Комиссиясе, шулай ук безнең яктан ТР Мәгариф һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыкларының уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе.

Кунаклар символик тасманы кисеп, шарлар һавага күтәрелгәннән соң, Рәис Шәйхелисламов котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте: “Бүген лагерьга инглиз телен өйрәнергә килүче балалар тормышында иң мөһим һәм кызыклы көн. Без бүгенге көндә ике республика арасындагы тел каршылыкларын бетерүгә юнәлдерелгән уртак проектның үзәгендә торабыз. Җәмгыятьнең төрле катлам балалары тулы белем ала алырга, яхшы ял итәргә һәм сәламәтлекләрен ныгытырга тиеш. Әлеге лагерьны ачу белән бергә, без республикабызның тагын дүрт районында шундый проектларны тормышка ашырабыз. Биредә катнашучы барлык балаларга яхшы ял итүләрен һәм инглиз теле белемен арттыру белән бергә үзара да дуслашуларын теләп калам”.

Вершбоу әфәнде үз чиратында: “Миңа бу уникаль лингвистик лагерьны ачуда катнашу бик күңелле. Шундый лагерьлар ярдәмендә республика яшьләренең 400дән артык вәкиле инглиз телен ныклап үзләштерә алачак. Яшьләр лидерлык күнекмәләрен үстерү буенча тренинглар алачак, бу аларга хәзерге тормышта ярдәм итәчәк. Моннан тыш, алар инглиз теле ярдәмендә бөтен дөнья халыкларын Татарстанның бай мәдәнияте белән таныштыра алачак. Әлеге лагерьда эшләүче укытучы-америкалылар арасында Олбрайт стипендиясе лауреатлары бар, алар Татарстан мәдәнияте белән кызыксына. Шулай итеп, лагерьда үткәргән көннәр ике як өчен дә файдалы булыр һәм ике мәдәният арасындагы күперне төзергә ярдәм итәр”, - дип билгеләп үтте.

“Елга аръягы” лагерена балаларны сайлап алу өч критерий буенча тормышка ашырылды: балалар аз тәэмин ителә торган гаиләдән булырга, инглиз теле буенча башлангыч белемле һәм аларның инглиз телен өйрәнергә теләкләре булырга тиеш. Инглиз теле буенча тест мәктәп программасы нигезендә эшләнгән иде, балалар ким дигәндә 50 процент сорауга дөрес җавап бирергә тиеш булды.

Әлеге лагерьның үзенчәлеге шунда ки, көн дәвамында үзара инглиз телендә генә сөйләшү мәҗбүри. Җырлар, уеннар, креатив эшчәнлек, лидерлык тәрбияләү кебек интерактив методикалар аркылы балалар телне яхшырак үзләштерә. Шулай итеп, балалар 24 сәгать тел өлкәсендә була. Нәтиҗәдә, алар инглиз телен гадәти шартларда үзләштерә алганнан күпкә яхшырак белә башлый. Әлеге лагерьның уңай үрнәге республиканың башка лагерьларында да файдаланылачак. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы белән Америка Кушма Штатлары Илчелегенең профильле лагерьлар оештыру буенча киләчәктә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре тикшерелә.