news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 714 мең кешенең социаль түләүләре 1 октябрьгә кадәр озайтылды

Беренче балага айлык түләүләр һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидия түләү вакыты да озайтылды.

Татарстанда 714 мең кешенең социаль түләүләре 1 октябрьгә кадәр озайтылды
Александр Эшкинин

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Covid-19 пандемиясе сәбәпле, Татарстанда төрле социаль ярдәм чараларыннан файдаланучы кешеләрнең социаль түләүләре 1 октябрьгә кадәр автомат рәвештә озайтылды. Бүген хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Без кешеләр социаль яклау органнарына килеп мәшәкатьләнмәсен өчен кайбер социаль яклау чараларын автомат рәвештә озайттык. Кешеләрнең әлеге түләүләрне алуын беләбез һәм киләсе чор 1 октябрьгә кадәр озайтылачак. Бу 714 мең кешегә кагылды. Алар — өлкән яшьтәге кешеләр һәм хезмәт ветераннары», — дип искәртте спикер.

Ярты елга бер тапкыр яңадан теркәлергә тиешле түләүләр озайтылды. Моңа җәмәгать транспортыннан файдаланган өчен айлык акчалата түләү, хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чаралары, 16 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие, чит кешенең тәрбиясенә мохтаҗ 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү, бөер һәм онкология авыруларыннан интегүче кешеләргә дәвалану урынына бару өчен чыгымнарны компенсацияләү керә.

Моннан тыш, беренче балага айлык түләүләр һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияләр дә озайтылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100