news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада рейска әдәби трамвай чыкты

Трамвайда тематик бизәлештән тыш, татар җырлары яңгырый, медиаэкранда тарихи кадрлар трансляцияләнә, тәрәзәләрдә фотохроника урын алган.

Түбән Камада рейска әдәби трамвай чыкты
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 28 май, «Татар-информ»).ТАССР төзелүнең 100 еллыгы Китапханәләр көне белән бер көнгә туры килде. Бу ике күркәм бәйрәмне берләштереп, Түбән Камада рейска әдәби трамвай чыкты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Бүген без пассажирларга республика тарихы, Түбән Каманың әһәмиятле вакыйгалары турында сөйлибез, болар барысы да шигырьләр һәм әдәби викторина белән үрелеп бара», — дип сөйләде Тукай китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова.

Шәһәр халкы гадәти булмаган трамвайга сагаеп кына керсә дә, эчкә узгач, кешеләр кәефе үзгәрә: салонда китапханәчеләр бәйрәм атмосферасы булдыру өчен күп тырышлык куйган. Тематик бизәлештән тыш, татар җырлары яңгырый, медиаэкранда тарихи кадрлар трансляцияләнә, тәрәзәләрдә фотохроника урын алган.

«Мин микрорайон бәйрәмендә үз шигырьләремне сөйләп, менә хәзер трамвайда барам. Шигырьләремне Татарстанга багышладым. Трамвай идеясе дә яхшы, афәрин», — ди пассажир Галина Смыслова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100