news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда барлык җәмәгать транспорты 1 июньнән маршрутларга чыгачак

Татарстан башкаласында пассажирлар агымы артуы күзәтелде.

Казанда барлык җәмәгать транспорты 1 июньнән маршрутларга чыгачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Казанда җәмәгать транспортының бөтен хәрәкәт составы 1 июньнән маршрутларда эшне яңартачак. Бу хакта Татарстан башкаласы Мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәмәгать транспортында пассажирлар ташу эш һәм ял көннәрендә расланган хәрәкәт графигы буенча башкарылачак.

«Яңа коронавирус йогышы таралу сәбәпле, кертелгән чикләүләрне этаплап бетерүгә бәйле рәвештә, пассажирлар агымының артуы теркәлә», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

13 апрельдән кайбер система барлыкка китерүче предприятиеләрнең эшен торгызу пассажирлар агымы артуга тәэсир итте. Шуңа бәйле рәвештә маршрутларда хәрәкәттәге составны арттыра башладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100