Чит ил авиакомпанияләренең Казанга рейсларны яңадан ачу өчен тиешле карарлары юк

Авиакомпанияләрнең күпчелеге, билгесезлеккә сылтап, гаммәви мәгълүмат чараларының соравына җавап бирмәгән.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Күпчелек чит ил авиакомпанияләре әлегә Казанга рейсларны яңадан ачу өчен тиешле карар кабул итмәгән. Бу хакта «РБК-Татарстан» хәбәр итә. Ул Covid-19 пандемиясе башланганчы ТР башкаласына рейслар оештырган авиакомпанияләрне сораштырган.

«Авиакомпанияләрнең күпчелеге, билгесезлеккә сылтап, гаммәви мәгълүмат чараларының соравына җавап бирмәгән», - диелә хәбәрдә.

Казахстанның Air Astana авиакомпаниясе матбугат хезмәтендә Казанга рейсларны ачарга җыенмаулары хакында белдерделәр. Латвиянең airBaltic авиакомпаниясендә исә, Латвиядә чикләүләрне тулысынча гамәлдән чыгарганнан соң, Татарстан башкаласыннан Ригага рейслар җибәрү мөмкинлеген өйрәнәләр.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Flydubai компаниясе дә рейсларны яңадан ачу турында мәгълүмат бирмәде. Гарәп Әмирлекләренең Баш гражданнар авиациясе идарәсе киңәшләре нигезендә, авиакомпаниянең пассажир рейслары 4 июньгә кадәр туктатылган.

Март ахырында Россия яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында барлык халыкара авиарейсларны да кичектерде. Россиялеләрне чит илләрдән алып кайту өчен чартер рейслар файдаланылды.

Узган елда «Казан» халыкара аэропорты 3,4 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән, бу 2018 елдагы күрсәткечтән 10,5 процентка артыграк. Маршрут челтәре 85 юнәлешне (шуларның 45е – халыкара) үз эченә алган.