Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«БИЗНЕС Online» төп штатны 30 процентка кыскарту ихтималын кире какмый
Басманың реклама табышлары апрель-май айларында 30-40 процентка кимегән.
(Казан, 28 май, «Татар-информ», Диана Авакян). «БИЗНЕС Online» газетасы кризис аркасында төп штатны 30 процентка кыскарту ихтималын кире какмый. Бу хакта «Татар-информ»га басманың үзендә әйттеләр.
«БИЗНЕС Online» газетасының реклама керемнәре апрель–май айларында 30-40 процентка кимеде», — диделәр басмада.
«Персоналның мондый кимүе тармакка нык зыян китерергә мөмкин», — дип белдерде «Татар-информ»га ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов. «Болай күп булыр дип көтмәгән идем, максимум 10 процент булыр дигән идем. 10 процент хезмәт базарына йогынты ясамаячак, ләкин әгәр барысы да 30 процентка кыскарта башласа, бу бик күп», — дип шәрехләде ул вазгыятьне.
Россия Икътисади үсеш министрлыгы массакүләм мәгълүмат чараларын Covid-19 коронавирус пандемиясеннән аеруча зыян күргән тармаклар исемлегенә кертү турында карар әзерләде. Элегрәк мондый инициатива белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз