28 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Бүген – Чик сакчылары көне, синоптиклар кырау төшү ихтималын җиткерде, Казанда "Алтын билбау" премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Алексей Песошин Татарстан халкын Химиклар көне белән котлады/"Татарстан данлы фәнни традицияләргә һәм югары сәнәгать потенциалына ия", – диелә котлау хатында.LIAA директоры Татарстан Президенты турында: Ул – үз иленең яхшы илчесе/Латвиянең Инвестицияләр һәм үсеш агентлыгы директоры фикеренчә, Миңнеханов һәрвакыт бизнесны яклап чыгарга мөмкин.Казанда чик сакчыларының тантаналы митингы узды/Чара барышында "Казан"халыкара аэропортының чик буе хезмәткәрләренә Мактау кәгазьләре тапшырылды.Салават Юзеевның мәхәббәт турындагы фильмы – Чабаксар кинофестивале җиңүчесе/Җиңүчеләр кичә Чуваш дәүләт филармониясендә үткән фестивальнең ябылу тантанасында билгеле булды.Татарстан синоптиклары кисәтү таратты: төнлә һәм иртән кырау төшүе ихтимал/Кырау урыны белән һавада һәм җир катламында да булырга мөмкин.Казанда «Алтын Билбау» II Милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр/«Алтын билбау» премиясе көрәш сәнгате өлкәсендә югары бүләкләрдән санала.Ригада Казан һәм Яр Чаллыда тукталыш ясаячак автоузыш старт алды/Казанга катнашучылар 4-5 июньдә, Яр Чаллыга – 6-7 июньдә килеп җитәргә уйлый.Татарстан көрәшчеләре Оренбургта бил алышып кайтты/Шәһәрдә Милли көрәш төрләре фестивале узган.Илнур Зәкәрин "Джиро д'Италия" этабында икенче урын яулады/Чаллы велоузышчысы мәртәбәле күп көнлек узышларның гомуми беренчелегендә бишенче урында бара.