ТР Хисап палатасы рәисе итеп Алексей Демидов билгеләнде

Аның кандидатурасы Татарстан парламентына ТР Президенты тарафыннан, “Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында”гы законның 5 нче маддәсе нигезенд
(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген дүртенче чакырылыш Татарстан парламенты депутатлары ТР Хисап палатасы рәисе вазыйфасына Алексей Демидов кандидатурасын раслады. Аның кандидатурасы Татарстан парламентына ТР Президенты тарафыннан, “Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында”гы законның 5 нче маддәсе нигезендә кертелде.

Бүген Минтимер Шәймиев, бу нисбәттән чыгыш ясап, Алексей Демидовның бу вазифага беренче тапкыр 2004 елның 1 июлендә билгеләнүен хәбәр итте. “Алексей Демидов – тәҗрибәле, эшне белүче җитәкче. Ул Россия Федерациясе суд-хисап системасында абруйга ия. Бу эшендә дә үзен яхшы яктан гына күрсәтте”, - диде Президент.

Алексей Демидов ТР Хисап палатасы җитәкчесе итеп 5 елга билгеләнде.