Татарстан парламентарийлары 2009 елның бюджет проектын тулаем кабул итте

Агымдагы ел бюджетының керем өлеше - 65 млрд. 886 млн. 936 мең сум, чыгым өлеше 85 млрд. 909 млн. 902 мең сум тәшкил итте, дефицит 20 млрд. 21 млн. 266 мең сумга җитте
(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламенты депутатлары “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проектын өч укылышта тулаем кабул итте.

Парламентның Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Морат Гаделшин хәбәр иткәнчә, 2009 ел бюджет проектына карата аерым депутатлардан һәм комитетлардан 45 төзәтмә кергән. Фикер алышулар барышында төзәтмәләрнең дүртесе кире алынган, 17се - кире кагылган, 25ен кабул итәргә тәкъдим ителгән.

М.Гаделшин сүзләренчә, бюджетка кертелә торган 25 үзгәреш ТР Президенты, ТР Хисап палатасы, ТР Дәүләт Советының Хокук идарәсе тәкъдимнәре белән бәйле. Нәтиҗәдә агымдагы ел бюджетының керем өлеше - 65 млрд. 886 млн. 936 мең 100 сум, чыгым өлеше 85 млрд. 909 млн. 902 мең 900 сум тәшкил итте, дефицит 20 млрд. 21 млн. 966 мең 800 сумга җитте.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың 2009 ел бюджетын “бик авыр бюджет” дип бәяләде. Аның сүзләренчә, бюджетның чыгым өлешен җентекле итеп үтәргә һәм һәр сумны контрольгә алырга кирәк булачак.