“Россия тимер юллары” җәмгыяте Татарстанга ике зур бүләк ясады

Бүген республикага пассажирлар өчен яңа ике состав кулланылышка бирелде
(Казан, 28 май, “Татар-информ”). “Россия тимер юллары” җәмгыяте Татарстанга ике зур бүләк ясады. Республикага пассажирлар өчен ике яңа состав кулланылышка бирелде. Аларның берсе - Казан-Буа юнәлешендә йөриячәк “РА-2”рельслы автобусы. Казан пассажир вагоннары депосы бүген ерак араларга баручы поездлар өчен “премиум” класслы вагоннар белән тулыланды.

Соңгы вакытларда “Россия тимер юллары”нда уздырыла торган реформалар гамәлдәге һәм яңа күчмә составны тагын да нәтиҗәлерәк файдалануга корылган. Ерак араларга пассажирлар ташучы поездларны яңача классификацияләү буенча компания тарафыннан эшләнүче яңа система нигезендә, киләчәктә барлык пассажир поездлары оригиналь исемнәре булган аерым төркемнәргә берләштереләчәк. Моның максаты, җитәкчелек аңлатуынча, вагоннарны тышкы һәм эчке бизәкләүнең бердәм стандартларын кулланып, поездлар паркын карап тоту чыгымнарын киметү.

Ерак араларга йөрүче поездлар классификациясе буенча, зур уңайлыклары булган һәм VIP, СВ, биотуалетлар һәм кондиционерлар белән җиһазландырылган купе вагоннардан формалашкан поездлар “премиум” категориясенә кертеләчәк. Икенче категория әлегә шартлы рәвештә “универсал” исемен йөртә. Купе һәм плацкарт вагоннардан формалашучы әлеге күчмә составлар пассажирлар ташуда төп урынны алачак. “Эконом” категориягә исә халык арасында сорау зур булган чорда формалашкан сезонлы поездлар берләштерелә. Алардагы уңайлылык дәрәҗәсе “универсал” поездларга караганда түбәнрәк булачак.

Казан белән Россия башкаласын бәйләүче “Татарстан” фирма поезды “премиум” категориясенә кертеләчәк. Ул Мәскәү-Адлер юнәлешенә йөрүче 101/102 нче “Сочи” поезды белән бергә хезмәт күрсәтәчәк. “Россия тимер юллары” “премиум” поездларда яңа брендны инде бу җәйдә үк кулланырга ниятли. Үзгәреш вагоннарның тышкы һәм эчке бизәкләнешенә дә кагыла. Вагоннарның тышы көмешсыман-соры төскә буялып, анда “Россия тимер юллары”ның кызыл төстәге логотибы урын алган.

Тизьйөрешле фирма поезларының 2009/2010 сезонга хәрәкәт графигы 31 майдан гамәлгә керә. “Премиум” класслы тизьйөрешле фирма поезлары анда керетелгән. Аннан күренгәнчә, шундый классификациядәге 3 пар поезд хезмәт күрсәтәчәк. Алар - Казан-Мәскәү арасында йөрүче 1/2 нче “Татарстан” һәм Мәскәү белән Адлерны бәйләүче 101/102 нче “Сочи” поездлары, Горький-Мәскәү маршрутындагы 23/24 нче “Ярминкә” һәм Мәскәү белән Новороссийскины бәйләүче 29/30 нчы “Кубань”пооездлары, Мәскәү-Свердловски маршрутындагы 15/16 нчы “Урал” һәм 99 нчы “Тихий Дон” поездлары (Мәскәү-Ростов).