Муниципаль хезмәткәрләр күп еллар эшләгән өчен пенсияне 2013 елга кадәр ТР бюджетыннан ала

Татарстан парламентарийлары дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәтләренә кагылышлы закон проектларын кабул итте
(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламенты депутатлары “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында”, “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында” Татарстан Республикасы Законнарына үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектларын карап, беренче укылышта кабул итте.

Утырышта катнашучыларны “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законының 17 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы ТР закон проекты белән ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов таныштырды. Аның сүзләренчә, әлеге закон проекты “Россия Федерациясе дәүләт гражданлык хезмәте турындагы” федераль законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле эшләнгән. Аерым алганда, дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре, милке турындагы мәгълүматларны бирү тәртибе үзгәргән. әлеге үзгәрешләрне хәзер республика законына да кертү зарурлыгы килеп туган.

“Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты исә муниципаль хезмәткәрләргә озак еллар эшләгән өчен пенсия түләү гарантияләрен тормышка ашыру максатында эшләнгән.

Әлеге закон проекты белән 32, 34 һәм 35 нче маддәләрнең яңа редакцияләре тәкъдим ителә. Аның 34 нче маддәсендә муниципаль хезмәткәрләргә озак еллар эшләгән өчен пенсия түләү 2013 елның 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасы бюджеты хисабына башкарыла дип күрсәтелә. 2009 елда бу максатларда республика бюджетында 4,5 млн. сум акча каралган. Ә закон проектының 32 нче маддәсе муниципаль хезмәтнең җирле бюджет чаралары хисабына башкарылуын, моңа муниципаль хезмәткәрләргә хезмәт хакы һәм пенсия түләүнең керүен аңлатып үтә.