Казанда Чик сакчысы көнен билгеләп үтәләр

Горький исемендәге паркта чик сакчылары гаскәрләре оешуга 91 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар үткәрелә
(Казан, 28 май, «Татар-информ», Артур Еникеев). Бүген Горький исемендәге парктагы билгесез солдат һәйкәле янында оештырылган митингка яшел фуражка һәм берет кигән 3 меңнән артык ир-ат җыелды.
Нәкъ 91 ел элек Хәрби комиссарлар советы чик сакчысы гаскәрләре оештыру турында карар кабул иткән. Архив документлары буенча 1949 елдан башлап Безнең Ватан чикләрендә 120 меңнән артык татарстанлы хезмәт иткән, аларның 9 меңе офицер, 18е генерал дәрәҗәсенә җиткән. 6 чик сакчысы Советлар Союзы һәм Россия Геройлары исеменә лаек булган. Гомумән алганда, Татарстанның чик сакчыларына 1000нән артык орден һәм медаль тапшырылган.
Мәңгелек ут янында мондый берләшү үзенчәлекле көннәрдә генә була. Бүген төрле буын чик сакчылары хезмәт иткән вакытларын искә төшерделәр.