«Татмедиа» җәмгыяте филиалларының баш мөхәррирләре «Газета, яшә» акциясен хуплады

Акциягә Менделеевск, Алубага, Мамадыш, Биектау, Яшел Үзән һәм Алексеевск районнары кушылды.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). «Татмедиа» АҖ филиалларының баш мөхәррирләре «Газета, яшә» акциясен хуплады һәм бүгенге көндә басма матбугатның әһәмиятен тагын бер мәртәбә искәртте. Бу хакта «Менделеевские новости» газетасы яза.

#газетаживи флешмобын Санкт-Петербургның иң зур басма матбугат чаралары мөхәррирләре һәм директорлары игълан итте. Әлеге акциянең төп максаты – икътисади кризис һәм коронавирус инфекциясе таралган шартларда укучылар һәм хакимиятнең игътибарын кәгазь басмаларның катлаулы язмышына юнәлтү.

Флешмобта катнашу өчен берәр газета тотып фотога төшәргә, әлеге фотоны Instagram социаль челтәренә урнаштырырга һәм #газетаживи хэштегын куярга кирәк.

Акциягә «Новая Кама», «Нократ Вятка», «Высокогорские вести», «Яшел Үзән», «Зеленодольская правда», «Заря» газеталары редакцияләре кушылды инде.