Түбән Камада авылларга азык-төлек ташу өчен субсидияләр бирелә башлый

Документлар кабул итүне сәүдә һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге башкара.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). 29 апрельдән 8 майга кадәр Түбән Камада авылларга азык-төлек ташу өчен субсидияләр бирелә башлый. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты кулланучылар кооперациясе оешмаларының 11 чакрым ераклыкта урнашкан авылларга беренче кирәк-яраклар китерү белән бәйле чыгымнарын каплауга субсидияләр алу өчен гаризалар кабул итә башлый.

Документлар кабул итүне сәүдә һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге башкара. Адрес: Мәктәп бульвары, 2а йорт; эш көннәрендә  8.45 — 17.00 сәг. (төшке аш — 12: 00 — 13:00)

Белешү өчен телефон: 8 (855-54) 3-24-92.