Җиңү волонтерлары Бөгелмәнең балалар паркында 75 төп чыршы утыртты

Бүген Бөгелмәдә яшәүче һәркем үз-үзеңне изоляцияләүдә дә акциядә катнаша ала.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Бөгелмәнең Җиңү волонтерлары «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Шәһәрнең балалар паркында 75 төп чыршы утырттылар. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Республикадагы санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, коронавирус инфекциясе таралуга каршы профилактика чаралары күрелде. Акциядә катнашучылар саклану чараларын күрде, агачларны ике-өч кешедән торган төркемнәрдә утырттылар.

Бүген Бөгелмәдә яшәүче һәркем үз-үзеңне изоляцияләүдә дә акциядә катнаша ала. Агачны үз участогында утыртырга тәкъдим ителә. Үзеңнең «Хәтер бакчаң»ның урыны турындагы мәгълүматны акциянең интерактив картасына кертеп була, ул садпамяти2020.рф. сайтында урнашкан.

Агачны кишәрлектә утырткач, сез аның геолокациясен сайтка тапшыра аласыз, социаль челтәрләрдә шәхси акция турында фотография урнаштыру, үзегезнең геройларыгыз турында сөйләү һәм #СадПамятиДом акциясенең вакытлы хештегын кую кирәк.