Быел Татарстанда 30 фермер хуҗалыгына кадәр 30 км юл төзеләчәк

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин авылларда юллар төзекләндереләчәген әйтте.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 30 фермер хуҗалыгына 30 км юл төзеләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

Ул республикада юллар төзелеше буенча планнар белән уртаклашты. Быел шулай ук бакчачылык ширкәтләренә керү буенча 25 километр озынлыкта 28 юл участогын төзекләндерү ниятләнә.

Татарстанда төбәк әһәмиятендәге 238,9 км юлны һәм 4 күперне төзекләндерү планлаштырыла. 50 км яңа юл, 7 күпер, 3 юлүткәргеч төзеләчәк. 4 күпергә капиталь ремонт ясалачак.

Алты авыл торак пунктына керү урынында каты өслекле юллар төзеләчәк. Федераль бюджет акчасы да кулланылачак.

Юл-урам челтәре ремонты буенча төп өч социаль программа гамәлгә ашырылачак. Авылларда 380 урамда 150 км озынлыкта вак ташлы-комлы юллар булдыру көтелә. Авылларда 340 урамда 312 км озынлыкта асфальт юллар төзекләндереләчәк. Муниципаль юл фонды кысаларында 120 км озынлыкта 300 урамда ремонт башкарылачак.

Шулай ук, юл-урам челтәрендә 226 медицина учреждениесенә, 463 мәктәпкә, 410 балалар бакчасына, 280 башка объектка керү юлларында ремонт үткәреләчәк.