Алабуга җирлегендә утызга якын ветеран азык-төлек җыелмасы алды

Алабугада азык-төлек җыелмасы тарату дәвам итә.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Алабуганың Олы Шүрнәк авылы җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашкан 29 ветеранга һәм биш тыл хезмәтчәненә,сугыш елы балаларына азык-төлек җыелмалары тапшырганнар. Муниципаль районда азык-төлек җыелмасы тарату дәвам итә. Бу турыда «Новая Кама» газетасы хәбәр итә.

Җирлек башлыгы Николай Мельников сөйләвенчә, ветераннарга азык-төлек җыелмасы белән бергә котлау открыткасы да тапшырганнар.

«Шулай ук без волонтерлар теккән битлекләрне дә тапшырдык. Ветераннар бүләкләр һәм игътибар өчен рәхмәт әйттеләр», — дип сөйләде җирлек башлыгы.

Азык-төлек җыелмалары Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш елы балаларына тапшырылачак. Җирле бюджет хисабына 4 мең сумлык азык-төлек сатып алганнар.