Татарстанда штрафларын түләмәүче 104 кешегә урам себерткәннәр

Түләнмәгән штрафлар өчен 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). 2017 елның дүрт аенда Татарстанның суд приставлары тарафыннан “Административ штрафларны вакытында түләмәү” маддәсе буенча административ хокук бозулар турында 703 протокол төзелгән. 104 протокол буенча суд мәҗбүри эш рәвешендә җәза чыгарган, дип хәбәр итте Татарстан буенча Суд приставларының федераль хезмәт идарәсе матбугат хезмәте.

Татарстан буенча Суд приставларының федераль хезмәт идарәсе белдерүенчә, штрафларны түләмәү, шул исәптән Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре язганнарын да, гражданга  - 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки аны 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган.

Аерым алганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 4 штрафны тәүләмәгәнгә 34 яшьлек Кукмарада яшәүчегә 120 сәгатьлек мәҗбүри эш рәвешендә административ җәза бирелгән. Суд приставлары бүлегенә башкарма кәгазьләр Балтач һәм Кукмара районы буенча килгән. Җирле администрация, әлеге гражданнан җәзаны үтәттерү өчен, аны Кукмара районының бер авыл җирлегенә җибәргән. Бурычлы кеше җирле чистарту корылмасында эшләгән, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлне чистарткан һәм буяган, зыяратның чисталыгын караган.

Суд приставы гражданинның мәҗбүри эшләрне тиешенчә башкаруын контрольдә тоткан. Ир-ат суд билгеләгән барлык сәгатьләрен эшләп бетергәч, башкарма производство эше тәмамланган.