Татарстан Дәүләт Советына гражданнар сәламәтлеген саклау буенча закон проекты тапшырылды

Закон проекты буенча җәмәгать урыннарында исерек хәлдә калган, әмма медицина ярдәменә мохтаҗ булмаганнарга хезмәт күрсәтү каралган.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Дәүләт Советына республиканың Министрлар Кабинетыннан «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә аерым сорауларны көйләү» Законына үзгәрешләр кертү буенча закон проекты тапшырылган.

Закон проекты буенча,  җәмәгать урыннарында  исерек хәлдә булучы , әмма медицина ярдәменә мохтаҗ түгел гражданнарга хезмәт күрсәтүнең хокукый нигезләрен билгеләү каралган.

«Закон проекты буенча, җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булып, мөстәкыйль рәвештә йөри алмау дәрәҗәсенә җиткән яки тирә-юньдә юнәлеш таба алмаган затларга  махсус учреждениеләрдә вакытлыча калу буенча хезмәт күрсәтәчәкләр», - диелә закон проектына беркетелгән аңлатма язуында.

Махсус учреждениедә вакытлыча калу буенча хезмәт республиканың 11 муниципаль берәмлегендә, аерым алганда, Казан, Яр Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Чистай районнарында күрсәтелер, дип планлаштырыла.