«Татар-информ» бер айга бер миллион уникаль караучы җыйган

Бер елга мәгълүмат агентлыгы караучылар санын дүрт тапкырга арттырган.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы күпьеллык тарихында беренче тапкыр  айга 1 миллион уникаль караучы җыйган. Бу хакта LiveInternet хәбәр итә.

Бер елга «Татар-информ» караучылар санын дүрт тапкырга арттырган.

Тематик өземтә (цитата) индексы буенча, «Татар-информ» Татарстан буенча икенче басмадан ике тапкыр аерма белән - беренче һәм Идел буе буенча өченче урында. «Медиалогия» компаниясе мәгълүматлары буенча, «Татар-информ»  медиарейтингта республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында  - икенче урында. Мәгълүмат агентлыгы ел саен уздырыла торган «Медиалогия» компаниясе тикшерүе буенча,  өземтә (цитата) китерү индексын ике тапкырга арттырган, республиканың иң абруйлы массакүләм мәгълүмат чарасы рейтингында икенче урынын саклаган, өземтә китерү индексын 372дән (2015 елда) - 653 кә (2016 елда) кадәр арттырган. Көнгә мәгълүмат агентлыгы ресурсларында барлыгы 300 гә якын материал чыга.

«Татмедиа»ның генераль директоры Андрей Кузьмин хәбәр иткәнчә, татар теле контентын җитештерү берничә тапкырга арткан, татар телендә матбугат конференцияләре проекты тормышка ашырылган, һәр атна берничә видеоинтервью оештырыла, көн саен татар теле тасмасында йөзгә якын яңалык чыга.