Төркиядә 19нчы гасырда һәлак булган рус солдаты сөякләре табылган

Униформада күмелгән солдатның киеме таркалмаган өлешендә гәүдә элементлары сакланып калган.

(Казан, 29 апрель, “Татар-иформ”). Төркиянең Ардаган провинциясендә рус солдатының сөякләре һәм гәүдә өлешләре табылган. Ул шушы җирдә якынча 1877-1878 еллардагы Россия аккупациясе вакытында һәлак булган. Бу хакта “Анадолу” сайты яза.

Торак йөрт төзелеше вакытында төзүчеләр кеше сөякләренә юлыккан. Униформада күмелгән солдатның кием элементлары сакланган урында гәүдәсе таркалмаган. Солдат җәсәденең табылган өлешләре Карс провинциясе тарихи музеена тапшырылган.

Музей директоры Нәджеттин Алп “Анадолу” хәбәрчесенә солдат сөякләренең Ардаган шәһәренең төньягында Каракүл кварталында җир асты каберлегендә табылганын хәбәр итә.

“Башлангыч тикшерү рус горнизоны капитанының якынча 1877-1878 елларда Рус-Осман сугышы вакытында, руслар Ардаган белән Карсны аккупацияләгәндә һәлак булганлыгын күрсәтә”, - ди Алп. Аның сүзләренчә, хәрбинең чинын ачыкларга аның формасындагы өч йолдыз һәм 20ле саны ярдәм иткән.

Музей директоры сүзләренчә, тарихи табылдыкны алга таба нинди язмыш көткәне Төркия Мәдәният һәм туризм министрлыгында хәл ителәчәк. .