Россиядә ВИЧ-инфекциялеләргә балаларны уллыкка алырга рөхсәт итәчәкләр

Документны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Россиядә ВИЧ- инфекция таралуга каршы дәүләт стратегиясен тормышка ашыру кысаларында шундый диагнозы кешеләргә балаларны уллыкка алырга рөхсәт итәчәкләр. Тиешле документны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган, дип яза “КоммерсантЪ”.

“Документта ВИЧ-инфекциялеләргә балаларны уллыкка алырга рөхсәт ителүе күрсәтелгән. Бу, беренчедән, әгәр дә кеше терапия алса мөмкин булачак. Моннан тыш, ВИЧ-инфекцияле калдырып кителгән, баш тартылган балалар бар. Ни өчен әле ВИЧ-нфекцияле кеше шундый баланы ала алмаска мөмкин?”, дип шәрехли басма үз чыганагын.

Норматив актларга әлеге һәм башка үзгәрешләр 2018 елның икенче кварталыннан да соңга калмый кертелергә тиеш.

Алдан вице-премьер Ольга Голодец 2016 елда Россиядә ВИЧ-инфекциянең 103 мең 438 яңа очрагы теркәлүен, 2015 елга караганда бу сан 5,4 процентка артык икәнен җиткергән булган.