30 апрельдә Идел һәм Чулман буйлап җәйге навигация ачыла

Пассажирлар Казан һәм Чаллы елга портларыннан китә ала.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). 30 апрельдән Казан елга портыннан Югары Осланга - 4 һәм Студенец, Түбән Ослан һәм Ключищига кереп, “Садовая “ пристанена 3 рейс ясалачак, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Шулай ук Казаннан һәр көнне рейсларны Свияжскига җибәрү каралган, һәм 26 майдан Болгар һәм Тәтешкә тиз йөрешле хәрәкәт булдыру күз алдында тотыла. Казан елга портыннан рейсларны “Татфлот” компаниясе башкарачак.

Чаллыдан Соколкига кадәр “М-8” теплоходы йөриячәк, ул 105 пассажирга исәпләнгән. Маршрутта Алабуга һәм Түбән Камага тукталышлар каралган. Чаллыдан һәр көнне 06.30 сәгатьтә кузгалып, Соколкига 11.20 сәгатьтә килеп җитә, яңадан Соколкидан 11.25 сәгатьтә Чаллыга кузгалып китә. Чаллы портыннан пассажирларга “Чаллы рудасыз материаллар җитештерү берләшмәсе” хезмәт күрсәтә.

Идел буйлап шәһәр яны тирәләренә пассажирлар йөртүне “Татфлот” компаниясе башкара.

“Һәр елны навигация башланыр алдыннан судно компанияләре Россия Елга Регистрында һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә тиешле экспертиза һәм тикшерү үтәләр”, дип билгеләп үтте Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.