28 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Президент Санкт-Петербургка барды, М.Шәймиев Мәскәүдән Хезмәт Герое йолдызы алып кайтты, яңа русча-татарча сүзлек чыга; татарстанлылар өмәдә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта "Климов” Акционерлык җәмгыятендә булды. / "Климов"оешмасы "Берләшкән двигатель төзү корпорациясе” АҖ составына керә.

Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевны Казанда каршы алдылар. / Татарстанның беренче Президентына әлеге зур бүләкне бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин тапшырды.


  

Татар теле кулланышын киңәйтү буенча гомуммилли платформа кабул ителәчәк – Ринат Закиров. / Татарстан парламенты депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе сүзләренчә, бөтен халыкларның да үз телен сакларга һәм үстерергә хакы бар.

Русча-татарча яңа иҗтимагый-сәяси сүзлек нәшер ителәчәк – тәрҗемәче Нурия Хәйруллина. / Татарстан Дәүләт Советы Аппаратының тәрҗемә бүлеге җитәкчесе хәбәр иткәнчә, яңа сүзлек 2018 ел башында дөнья күрәчәк.


 

Татмедиа" хезмәткәрләре өмәдә катнашты. / Республика матбугат басмаларында эшләүчеләр бина тирәсен тәртипкә китерде һәм алмагачлар утыртты.

"Тукай марафоны – 2017" йөгерү ярышы уздырылды. / Зона күләмендә уздырылган марафонда Арча, Саба, Кукмара, Балтач, Әтнә районнарыннан 63 йөгерешче катнашты.


Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс"та кала. / "Ак Барс" белән ике тапкыр Гагарин кубогын откан остаз Казан командасында тагын ике ел баш тренер вазифасын башкарачак.