ТР Дәүләт Советы депутатлары Чүпрәле районы территорияләре чикләрен үзгәртүне хуплады

Әлеге проектны тормышка ашыру максатыннан, районның Иске Чүпрәле авыл җирлеге составына керүче 47,3 гектар җир кишәрлеген районның Алешкин-Саплык авыл җирлеге чикләренә кертергә кирәк

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары "Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү турында һәм "Чүпрәле муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын тулаем кабул итте. Закон проекты буенча Чүпрәле районы башлыгы Тимур Ногманов чыгыш ясады.
Эш шунда: хәзерге вакытта Чүпрәле районында авыл хуҗалыгы тармагында “Яңа авыл” инвестиция проекты тормышка ашырыла башлады. Әлеге проектны февраль аенда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.
Авылларны комплекслы үстерү буенча яңа проектны Самараның “Агропаркменеджмент” идарәче компаниясе гамәлгә кертергә алынган. Агрокомплекс составында терлекчелек һәм игенчелек продукциясе җитештерү буенча 140 заманча мини-ферма, ит эшкәртү заводы, сөт һәм катнаш азык заводы, шулай ук уңайлы, җиһазланган 100 йорт, медицина учреждениеләре, мәктәп, балалар бакчасы, спорт һәм сәүдә-күңел ачу корылмалары кебек инфраструктурасы булырга тиеш.
Тимур Ногманов билгеләп үткәнчә, әлеге проектны тормышка ашыру максатыннан, тиз арада районның Иске Чүпрәле авыл җирлеге составына керүче 47,3 гектар җир кишәрлеген районның Алешкин-Саплык авыл җирлеге чикләренә кертергә кирәк.