ТРда торак субсидиясен алуга дәгъва итүче сугыш ветераннары исемлегендә1264 кеше исәпләнә

Хәзерге вакытта аларның 108 енә гомуми суммасы 62,2 млн. сум булган субсидия күчерелгән
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). РФ Президентының узган ел дөнья күргән Указы нигезендә, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ Бөек Ватан сугышы ветераннарны, үлгән ветераннарның тол хатыннарын 2010 елның 1 маена кадәр тораклы итү бурычы куела. 2008 елда бу хактагы федераль закон да дөнья күрде. Бу хокуктан 2005 елның 1 мартына кадәр хисапка басканнар файдалана ала. Әлеге категориянең торак шартларын яхшырту тулысынча федераль бюджет исәбенә башкарылачак. Федераль субсидиянең күләме бер кешегә каралган торак нормасы мәйданыннан һәм субъекттагы 1 кв. метр торакның уртача бәясеннән чыгып билгеләнә.

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов бүген брифингта белдергәнчә, бүгенге көндә әлеге Указны гамәлгә ашыру өчен республикага федераль казнадан 222, 068 млн. сум акча килгән. Моннан тыш, быел федераль казна исәбеннән әлеге максатларга тагын 519 млн. 466 мең сум акча бүленәчәк. Беренче кварталда Татарстанда квадрат метр бәясе 26,2 мең сум итеп кабул ителгән иде. Ветеран өчен субсидия күләме 576 мең сум тәшкил итте. Агымдагы елның икенче кварталына республикада ветераннар өчен торакның бер квадрат метры бәясе 28,8 мең сум күләмендә расланган. Шуңа бәйле рәвештә, бүген республикада сугыш ветераны өчен торакка субсидия күләме (нормативны 22 кв. метр дип исәпләгәндә) 620 мең 400 сум тәшкил итә.

Хәзер РФ Хөкүмәте торакка мохтаҗ сугыш ветераннары өчен нормативны 22 кв. метрдан 36 кв. метрга кадәр күтәрү турында сүз алып бара. Әлегә бу ният рәсми документлар белән беркетелмәгән. “Ветераннар турында” гы федераль законга шул хактагы төзәтмәләр кертүне күздә тоткан канун проекты хәзер килештерү процедуралары уза. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов белдергәнчә, бу закон 9 май алдыннан кабул ителергә дә мөмкин.

Муниципаль берәмлекләрнең Башкарма комитетлары биргән мәгълүматларга кертелгән төзәтмәләрне исәпкә алып, бүгенге көндә Татарстанда торак субсидиясен алуга дәгъва итүче гомумреспублика исемлегендә 1264 сугыш ветераны, үлгән ветераннарның хатыннары санала (шуларның 584 е- Казанда). Хәзер бүлеп бирелгән акчаларны исәпкә алып, районнар буенча субсидияләр алучыларның 800 кешедән торган реестры формалаштырылып, муниципалитетларга юлланган. 27 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, шуларның 135 е документларын, тиешле килешү төзеп банкка тәкъдим иткән. Хәзерге вакытта аларның 108 енә гомуми суммасы 62,2 млн. сум булган субсидия күчерелгән, 27 кешегә заявка әзерләнгән.

“2010 елга кадәр бу мөмкинлектән ветераннар файдалана алыр дип уйлыйбыз. Без ветераннарга торак шартларын яхшырту мөмкинлеге турында хәбәр юллыйбыз. Һәр ветеран, мәгълүмат алганнан соң, аны үзенчә хәл итә ала. Яки ул икенчел базардан торак сайлый, яки социаль ипотекада катнаша, яки авылдан шәхси йорт сатып ала. Шулар буенча килешү төзи дә, аңа Теркәү палатасы аша теркәү үткәрә, шуннан соң гына субсидия акчалары аның счетына күчерелә”, -дип аңлатты министр урынбасары.