ТР Министрлар Кабинеты “Без булдырабыз!” акциясе фондына акча күчерде

“Без булдырабыз!” акциясе кысаларында җыелган акчалар балалар йортларында яшәүче балаларга тапшырылачак
(Казан, 28 апрель, “Татар–информ”). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты үзенең барлык хезмәткәрләренең бер көнлек хезмәт хакын “Без булдырабыз!” республика хәйрия акциясе фондына күчерде. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акция ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә “Беренче канал” ААҖ белән берлектә үткәрелә, ул кыен хәлдә калган балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Акцияне “Беренче канал” ААҖ, хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы һәм “Татмедиа” агентлыгы оештыра.
“Без булдырабыз!” акциясе кысаларында җыелган акчалар балалар йортларында яшәүчеләргә, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә тапшырылачак, каты авыру балаларны дәвалауга, медицина җиһазлары, спорт кирәк–яраклары, балалар дәвалау, белем бирү учреждениеләре, тернәкләндерү үзәкләре өчен укыту программалары сатып алуга тотылачак.
Акциягә 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә нәтиҗә ясалачак.