Татарстанда 1218 балалар мәйданы төзекләндерелгән

Республикада экология ике айлыгы эшләре гөрли
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Лилия Маркелова). Республика муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары хисаплары буенча Татарстанда экология ике айлыгы башланган вакыттан алып 2144 агач һәм 848 куак утыртылган, каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен 707 контейнер сатып алынган һәм 1458е ремонтланган. Бу мәгълүматлар экология куркынычсызлыгы, табигый байлыкларны файдалану һәм санитария-эпидемиология иминлеге ведомствоара комиссиясенең Чаллыда үткән утырышында игълан ителде.
Экология ике айлыгында 1218 балалар мәйданы төзекләндерелгән, 7,7 мең урам яктырту баганасы буялган, 31,3 мең квадрат метр йорт фасадлары ремонтланган. Татарстан муниципаль берәмлекләре полигонга 154,3 мең кубометр каты көнкүреш калдыкларын илткән. Әлеге акциядә барлыгы 225 мең кеше катнашкан, 4,4 мең автотранспорт техникасы кулланылган.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ике айлык кысаларында республиканың муниципаль район һәм шәһәр округларын чистарту эшләрен аерым контрольдә тота.