Казанда “Татарстан геройлары” республика иҗтимагый оешмасының 10 еллыгын билгеләп үттеләр

“Татарстан геройлары” оешмасы яшьләрне тәрбияләүгә багышланган чараларда актив катнаша, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтү буенча үз тәкъдимнәрен күрсәтә

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы бинасында “Татарстан геройлары” республика иҗтимагый оешмасының 10 еллыгын билгеләп үттеләр. Тантанада ТР Президенты карамагындагы Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР Министрлар Кабинетының Социаль үсеш идарәсе башлыгы Сәрия Сабурская, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, “Татарстан геройлары” республика иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков, ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе Әхәт Юлашев, оешманың урыннардагы филиаллары җитәкчеләре катнашты. Әлеге оешмага Советлар берлеге һәм Россия, Социалистик хезмәт геройлары, Дан һәм Хезмәт даны орденнарының тулы кавалерлары керә.

Бүген, геройларны бәйрәм белән котлап, Татьяна Ларионова, Айрат Шәфигуллин, Әхәт Юлашев, Илдус Мостюков чыгыш ясады.

Татьяна Ларионова әлеге оешма әгъзаларын ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән тәбрикләп: “Сезнең оешмагызда кешеләр күп түгел. Әмма ул республикада бик ихтирам ителә. Чөнки сез башкара торган игелекле эшләр, республика үсешенә һәм тотрыклылыгына керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Мин сезнең алда баш иям, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалары исеменнән сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек, туганнарыгызның кайгыртучанлыгын телим”, - диде ул.

Айрат Шәфигуллин белдергәнчә, “Татарстан геройлары” оешмасы әгъзалары - илебез өчен хәрби һәм хезмәт батырлыгы күрсәткән кешеләр. “Бүгенге юбилей зур түгел, әмма ул - бик мөһим чара. Сезнең тормышка карашыгыз бәяләп бетергесез, - диде министр. – Яшьләр сезнең батырлык мисалында, героик тормыш образында тәрбияләнә”.

Илдус Мостюков сүзләренчә, әлеге оешманың төп максаты – яшьләргә әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү. Шул нисбәттән “Татарстан геройлары” даими рәвештә мәктәп укучылары, Суворов, артиллерия һәм танк училищелары курсантлары, Казан вузлары студентлары белән очраша, республиканың авыл районнарына, балаларның сәламәтләндерү лагерьларына чыга. “Татарстан геройлары” шулай ук яшьләрне тәрбияләүгә багышланган чараларда актив катнаша, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтү буенча үз тәкъдимнәрен күрсәтә.

“Татарстан геройлары” оешмасы юбилее җылы рухта узды, ветераннарны тәбрикләүләр концерт номерлары белән аралашып барды.